Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Камаллылар бәйрәм бүләк итте

Чаллыга алып килгән барлык спектакльләр дә уйландырырлык, гыйбрәт алырлык булды.

Чаллыга алып килгән барлык спектакльләр дә уйландырырлык, гыйбрәт алырлык булды. “Санаулы кичләр” спектаклендә вакыйга 50нче елларның икенче яртысында бара. Пьеса сугыш һәм блокада, репрессия турындагы яралы истәлекләр белән сугарылган, ул яралар төп геройны да читләтеп үтми. Әлеге конкрет тарихи вакыйгага бәйлелек XXI гасырның яшь режиссерларын куркытырга, аптырашта калдырырга тиештер кебек. Тик режиссер, Чаллы егете Айдар Җаббаров башкача уйлый. Аның өчен бу вакыйга аерым чорга бәйләнмәгән, ул - үзен көтүче хатын-кыз янына кайткан ир-ат хакында. Бу вакыйга Ленинградта булмаган, Санкт-Петербургта да түгел, ә дөньяның теләсә кайсы почмагында, бәлки монда һәм хәзердер... Ул шул ягы белән кыйммәтле һәм кызыклы.

Чаллы татар дәүләт драма театры сәхнәсендә  уйналган Айдар Җаббаровның “Хуш, авылым!”да – тирән фикерләргә салырлык әсәр булды.  Бу спектакльдә Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талипов шәп уйнады. 

Камаллылылар чыгышын шәһәребезнең “Энергетик” мәдәният сараенда да күрергә мөмкин иде. Биредә Артур Шәйдулла әсәре буенча Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән “Сагынырсызмы?..” спектакле күрсәтелде. Яшь драматургның шундый катлаулы темага алынуы - хөрмәткә лаек гамәл. “Бер сүз белән исемләнгән спектакльгә күпме мәгънә салынган. Матур итеп ал таң атуын, кояш баюын, күкрәк тутырып сулаган һава тәмен, ашыктырып яшәлгән елларны, әйтелергә тиешле сүзләрне әйтми калу... Кылган гамәлләр өчен кайчан да булса җавап бирергә кирәклеге... Камал театрының  менә шундый уйландыра торган спектакльләрен карарга яратам. Бу юлы да артистлар искиткеч шәп уйнадылар”, - диде хезмәттәшебез Ләйсән Ханова, спектакль турындагы тәэсирләре белән уртаклашып.

Бу сәхнә әсәре Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин  уйнавы белән истәлекле. Аның әйткән сүзе, хәрәкәтләре тамашачы алкышларына күмелде. Спектакльдә иң самими артист - шәһәрдәшебез, танылган скрипкачы Динә Закированың  кызы Зәлия булгандыр, мөгаен. Ролен сүзсез генә уйнаса да, аны тамашачылар бик җылы кабул иттеләр. “Бу аның беренче зур гастроле”, -диде Динә кызы белән горурланып.

Әйе, яраткан театрыбызның һәр спектаклен тамашачылар тын да алмый карадылар. “Камаллылар татар теленең бар нечкәлекләрен, тәмен белеп сөйләшәләр. Аларны тыңлау күңелгә рәхәтлек бирә. 4 көн буена “Энергетик” мәдәният сараенда туган тел бәйрәме ясаган өчен аларга зур рәхмәт”, -диде Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр мәдәният