Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“КАМАЗ” җанатарларын куандырды

Узган ялларда Чаллының "КАМАЗ" футбол командасы "Урал-Идел буе зонасында ПФЛ командалары арасында Россия беренчелеге"нең 21 туры кысаларында Новотроицк шәһәренең "Носта" командасы белән очрашты. Кызу көрәштән соң чаллылылар көндәшләрен оту бәхетенә иреште.

"КАМАЗ" футболчылары уен башлануга ук уен дилбегәсен үз кулына алды. Тик туп капкага кермичә интектерде. Футболда шундый язылмаган бер канун бар: син озак вакыт көндәшеңнең капкасына туп кертә алмасаң, димәк, тиздән көндәшең синең капкага гол "сугачак". Монда да шундый ук хәл: уенның икенче кисәгендә штраф биләмәсендә чыккан буталчыктан файдаланып, "Носта" уенчылары Чаллы командасының капкасына туп кертте. Җанатарларның күңелләре шундук сүрелде. Әмма, юкка булган. Ике минут та вакыт узмады "КАМАЗ" исәпне тигезләп куйды. Аннары янә өч минут узуга тагын бер туп көндәшләр капкасының ятмәсен "калтыратты". Ике туп та команданың яңа уенчысы - Антон Крючков тырышлыгы нәтиҗәсе. Беренчесендә өч көндәш уенчыны бер-бер артлы алдалап, тупны капкага кадәр илтеп җиткерде, икенче очракта флангтан тибелгән тупны капкага юнәлтеп җибәрде.

Чаллы командасы моның белән генә дә туктамады: көндәшләр капкасына өченче тупны да кертү бәхетенә ирештеләр. Алдагы "гол" белән монысының вакыт буенча аермасы - 10 минут. Өченче гол "хуҗасы" Роман Янушковский. Әле быел гына "КАМАЗ" командасында уйный башлаган һөҗүмче - Янушковский тупны капкага "пенальти"дан тибеп кертте.

Соңгы исәп: 3:1. Үз мәйданында беренче уенда ук автокала уенчылары җиңү яулый алдылар.

Очрашу шул ягы белән дә үзенчәлекле булды: уен башланганчы җанатарлар өчен интерактив мәйданчык эшләп торды, ә тәнәфес вакытында җанатарлар арасында телевизор уйнаттылар.

"КАМАЗ" командасы 7 майда Сызрань шәһәренең "Сызрань - 2003» уенчылары белән очрашачаклар. Ә үз мәйданында "Лада-Тольятти" командасын кабул итәчәк. Анысы 13 май көнне булачак, дип көтелә.

Фоат Шамилев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X