Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

КАМАЗ декабрьдә бар куәтенә эшли

КАМАЗ авыр йөк машиналарына кинәт кенә сорау арту сәбәпле автогигант декабрь аенда атнасына биш көнлек режим белән ике сменада эшләячәк. Моңа кадәр атнага өч көн генә хезмәт куйган эшчеләр бу хәбәрне сөенеп каршы алдылар. Заводның генераль директоры кул куйган боерыкта, заказлар күп килү сәбәпле тулы эш атнасы булдырыла һәм бәйрәм...

КАМАЗ авыр йөк машиналарына кинәт кенә сорау арту сәбәпле автогигант декабрь аенда атнасына биш көнлек режим белән ике сменада эшләячәк.

Моңа кадәр атнага өч көн генә хезмәт куйган эшчеләр бу хәбәрне сөенеп каршы алдылар. Заводның генераль директоры кул куйган боерыкта, заказлар күп килү сәбәпле тулы эш атнасы булдырыла һәм бәйрәм алды көннәрендә дә алга куелган планны намус белән үтәп чыгарга бурычлыбыз, диелә.

Тагы шунысы куанычлы, КАМАЗда хезмәт куючыларның балаларына инде Яңа ел күчтәнәчләре кайтарылган: алар машина формасында ясалган тартмаларда бүләкләр алачаклар. Барысы 18 мең данә татлы бүләк 15 яшькә кадәрге балаларга өләшенәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев