Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“КАМАЗ-Мастер” – 18 тапкыр чемпион

Согуд Гарәбстаны территориясендә узган “Дакар-2021” раллиенда данлыклы "КАМАЗ-Мастер" командасының Дмитрий Сотников экипажы узышның хәлиткеч этабында икенче нәтиҗә күрсәтте һәм генераль классификация нәтиҗәләре буенча йөк машиналары арасында легендар раллида беренче тапкыр җиңү яулады.

Бу Владимир Чагин җитәкчелегендәге "КАМАЗ-Мастер" өчен 18 нче җиңү булды.
Аллаһка шөкер, быелгы раллида да якташларыбыз сынатмады: катлаулы ел булуга карамастан, 2021 ел раллие-рейдында пьедесталның барлык баскычларында да “КАМАЗ-Мастер” спортчылары.   

“Бу ел үзенчәлекле булуы белән тарихта калачак, чөнки ярышлар аз булды, ике айга якын команда үзизоляциядә иде. Шунлыктан цехта да эш тукталып торды, нәтиҗәдә машиналарны камилләштерү буенча кайбер теләкләрне тормышка ашырып булмады”, - ди команданың матбугат секретаре Эрик Хәйруллин.

Әмма команданың бердәм булып, уртак максат: җиңү өчен фидакарьләрчә көрәшүе үзенең нәтиҗәсен бирде. Команда “Дакар -2021” ралли-рейдында җиңү яулады.

12 этап нәтиҗәләре буенча Дмитрий Сотников экипажы ралли-марафонның чемпионы булды. Ярыш дәвамында механик Илгиз Әхмәтҗанов һәм штурман Руслан Әхмәдиев белән әлеге экипаж иң яхшысы булып, лидерлар өчлегендә иде. 11нче этапта тәгәрмәч тишелеп кенә, берничә минутны югалтып, 5нче урынга калды. Әмма гомуми исәп буенча Сотников экипажы җиңүче булды. Экипажның җиңүе механик Илгиз Әхмәтҗановның улы Кәримнең туган көненә туры килде. 15 гыйнварда Кәримгә 7 яшь тулды. “Мин 4 тапкыр Дакарда катнаштым, Дмитрий Сотников экипажында икенче тапкыр. Улымның туган көнендә команда җиңүенә өлеш кертә алуым белән горурланам һәм үземне чиксез бәхетле хис итәм”, - ди механик Илгиз Рамил улы.

Антон Шибалов экипажы (штурман Дмитрий Никитин, механик Иван Татаринов)  – икенче, штурман Дмитрий Свистунов һәм механик Әхмәт Галяутдиновтан торган Айрат Мәрдиев экипажы – өченче, ә узган елгы Дакар чемпионы Андрей Каргинов экипажы (штурман Андрей Мокеев, механик Игорь Леонов) җиденче урынга чыкты.

“Дакар-2021” тәмамланды гына, әмма спортчылар ял итәргә җыенмыйлар. “Көндәшләр безне җиңәргә телиләр. Аларның моңа шанслары бар. Быелгы раллида да кайбер этапларда  экипажларны секундлар гына аерды. Киләсе елда раллида Жерар Де Рой командасы көчле состав белән катнашырга планлаштыра. Алар яңа машиналарда узышачаклар”, - ди Эрик Хәйруллин.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов КАМАЗ-мастер командасын беренче булып “Дакар-2021 раллиенда җиңүләре белән котлады. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. “Рөстәм Миңнеханов видео буенча Владимир Чагин һәм Эдуард Николаев белән элемтәгә керде”, - диде ул. Президент спортчы егетләргә: “Афәрин, сез батырлар”, - диде.

Чаллының данлыклы спортчыларын Россия Президенты Владимир Путин да котлау телеграммасы юллады. Анда мондый юллар бар. “Хөрмәтле Дмитрий Сергеевич, Руслан Хәлил улы һәм Илгиз Рамил улы! Сезне Дакар-2021дә җиңүегез белән котлыйм. Камаз экипажларының чемпион халәте, аларның беренче урынга омтылуы әлеге легендар ралли-марафонда катнашучыларга һәм җанатарларга яхшы таныш. Элекке узышчыларның җиңүен дәвам итеп, безнең команда яңадан, 18нче тапкыр Дакарраллиенда җиңде. Җиңү югары дәрәҗәдәге профессионализм һәм лидерлык сыйфатларын раслый.

Сезгә, сезнең остазларыгызга һәм КАМАЗ-мастер техник персоналына көчле характер һәм киеренке һәм көйләнгән эшләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сез күпсанлы Россия җанатарларына бүләк иткән искиткеч җиңү өчен дә рәхмәт. Сәламәтлек һәм спорт уңышлары телим. Владимир Путин- дигән юллар бар.

“КАМАЗ-Мастер”га изге теләкләрен шәһәр хакиме Наил Мәһдиев тә җиткерде.   Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина үзенең хисләре белән уртаклашып,  якташларыбыз белән горурлануын белдерде инде. “КАМАЗ-Мастер” егетләре – сез иң яхшылары. Җиңү өчен рәхмәт. Тагын бер кат безнең кешеләр һәм безнең машиналар халыкара аренада беренчелекне расладыгыз”, -диде.  ул үзенең “Инстаграм” битендә.

Быелгы җиңүче Дмитрий Сотников тәэсирләре белән уртаклашып:”Мин әле җиңүебезгә ышанып та бетә алмыйм. Без берничә ел бу җидүгә килдек. Бүген мин бик бәхетле, үзебезнең егетләребез белән горурланам. “КАМАЗ-Мастер”ның беренче өч урынны алуы белән горурланам һәм шатланам. Һәр махсус участок безнең өчен зур сынау булды. Безнең КАМАЗ аларда бер тапкыр да сынатмады. Безгә булышучыларга, безнең экипажга ышанган кешеләргә рәхмәт”, - диде.

Команда җанатарлары 15 гыйнварга кадәр ярышларны күзәтеп, команданың җиңүен теләде. Шөкер, егетләр бу юлы да сынатмадылар: “КАМАЗ” машиналарының дөньяда иң яхшы техника, ә спортчылары илебезнең горурлыгы икәнлеген тагын бер кат дәлилләделәр. Без, җанатарлар, Россия автоспорты тарихына алтын хәрефләр белән язылган “КАМАЗ-Мастер”ның чираттагы җиңүе белән горурланабыз. Бу горурлык хисе киләсе елларда да дәвам итсен иде.

Фото: Яр Чаллы шәһәренең рәсми сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X