Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«КАМАЗ-Мастер» – 19 тапкыр чемпион!

«КАМАЗ-Мастер» командасы быел да «Дакар» раллиенда җиңү яулады. Бу – Татарстан командасының әлеге ярышларда 19нчы җиңүе.

Раллида дүрт: Дмитрий Сотников, Эдуард Николаев, Антон Шибалов һәм Андрей Каргинов  экипажлары катнашты. 
Ярышның беренче этабы Дмитрий Сотниковның җиңүе белән тәмамланды. Эдуард Николаев исә финишка икенче булып килде. Икенче этап та «КАМАЗ-Мастер» егетләренең җиңүе белән тәмамланды. Алай гына да түгел, алар беренче дүрт урынны алды! Быелгы автоузышта Чаллы спортчылары барлык этапларны да беренче булып тәмамлады. Җомга көнне алар Җиддәдә тәмамланган соңгы этапны да отты. Гомуми зачетта безнекеләр беренче өч урынны яулады. Дмитрий Сотников экипажы – беренче, Эдуард Николаевныкы – икенче, Антон Шибалов егетләре исә өченче булды. Хәтта дүртенче урын да Чаллы командасыннан Андрей Каргиновка насыйп булды. 
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-Мастер»ның җиңүе уңаеннан «КамАЗ» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогинга, команда җитәкчесе Владимир Чагинга, «КАМАЗ-Мастер» командасына котлау җибәрде. Бөтен ил ике атна буе «Зәңгәр армада»ның, старттан алып финишка кадәр беренчелекне югалтмыйча, саллы көндәшләренә өмет калдырмыйча, Гарәбстан чүленең буталчык юлларын зур осталык белән узуын, экстремаль автомарафонның барлык кыенлыкларын лаеклы төстә җиңүен сулыш та алмыйча күзәтеп торды. Республикабызга һәм бөтен Россиягә рәттән инде икенче тапкыр җиңү китергән Дмитрий Сотниковның экипажын аерым котлыйм. Сезнең белән, күренекле якташларым белән чын күңелдән горурланам. Алга таба да «Алтын бәдәви»не кулдан ычкындырмавыгызны, уңышлар һәм яңа зур үрләр телим!» – диелә анда.
17 гыйнварда спортчыларыбыз Чаллыга кайтты. «Бигеш» аэропортында аларны шәһәр мэры Наил Мәһдиев каршы алды. «Сез безне җиңүләргә ияләндердегез инде. Дакар ярышлары «КАМАЗ» машиналарының дөньяда иң сыйфатлы, спортчыларның җитез икәнлеген тагын бер кат раслады», – диде мэр.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: камаз мастер