Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“КАМАЗ-Мастер” командасы студентлар белән очрашты

КФУның Чаллы филиалының инжиниринг үзәгендә данлыклы ,КАМАЗ-Мастер" командасы шәһәрнең яшьләре белән очрашты. Команданың җитәкчесе, "Дакар" ярышларының 7 тапкыр җиңүчесе, Владимир Чагин, 2018 елдагы "Дакар" җиңүчесе, пилот Эдуард Николаев һәм быелгы ярышта өченче урын яулаган пилот Айрат Мәрдиев чараның спикерлары булдылар. Моннан тыш, очрашуда хакимиятнең мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәс ебашлыгы...

КФУның Чаллы филиалының инжиниринг үзәгендә данлыклы ,КАМАЗ-Мастер" командасы шәһәрнең яшьләре белән очрашты. Команданың җитәкчесе, "Дакар" ярышларының 7 тапкыр җиңүчесе, Владимир Чагин, 2018 елдагы "Дакар" җиңүчесе, пилот Эдуард Николаев һәм быелгы ярышта өченче урын яулаган пилот Айрат Мәрдиев чараның спикерлары булдылар. Моннан тыш, очрашуда хакимиятнең мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәс ебашлыгы Винер Харисов, "Кадрлар резервы" проектының башкарма директоры Андерй Петухов, шәһәр студентлар советы вәкилләре катнашты..

"КАМАЗ-Мастер" командасы "КАМАЗ" спортчыларыннан формалашты. Аның составында 5 дөнья кубогы иясе, халыкара класслы 15 спорт мастеры, 11 Россиянең атказанаган спорт мастеры, 14 спорт мастеры бар. Аның үзенчәлеге шунда: команда халыкара ралли өчен техниканы үзе проектлый, үзе ясый, ярыш машиналарын үзе җыя, шулар белән ярышларда катнаша.

Очрашуны мәгарфи идарәсе башлыгы Винер Харисов ачып җибәрде. Ул бирегә килгән студентларга рәхмәт белдерде, "КАМАЗ-Мастер" командасын "Дакар"дагы чираттагы җиңүләре белән котлады

Владимир Чагин исә "КАМАЗ-Мастер"ның командасы, аның тарихы турында сөйләде. Беренче җиңү команда барлыкка килгәннән соң, 12 елдан узгач кына килде. Чагин үзе пилот вазифасында "Дакар"да 7 тапкыр җиңү яулады.

Эдуард Николаев студентларга студент вакытларында шәһәр тормышында актив катнашуын әйтте. Быелгы раллиның аның карьерасында иң катлаулысы булуын ассызыклады. Финишка бер этап кала ул ярышлар лидеры Федерико Вильяградан бер секундка гына алда булган. Владимир Чагин әйтүенчә, Эдураның көндәше үзенннән күпкә тәҗрибәлерәк булган. Әмма ярышта Чаллы егете җиңү яулаган. Командирның фикернчә, ярышта техника һәм экипажның ныклы әзерлекле булуы мөһим.

Студентлар чемпионнарга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Ярышларга әзерлек, экипажның сәламәтлеге һәм башка сорауларга җаваплар алдылар.

Сүз дә юк "КАМАЗ-Мастер" командасы шәһәрнең, республиканың гына түгел, илебезнең дә горурлыгы. Студентлар очрашудан "Дакар"дагы җиңүләр артында ниләр торганын белдееләр. "Әлеге очрашудан Чаллы спортчылары турында күп мәгълүмат алдык", - ди шәһәр студентлар советы рәисе Давид Арушанян.

Андрей Петухов 2017 елда Татасртандагы яшьләр сәясәте һәм эре проектлар, җиңүләр турында сөйләде. Ул үзенең чыгышында яшьләр сәясәтен тормышка ашыру буенча Татарстанның Россиядә алдынгы республикаларның берсе булуын ассзыклады. Чаллы җитәкчеләренә һәм яшьләрнә хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте.

Команданың 2018 елдагы спорт сезоны 40нчы "Дакар" ярышларында җиңү белән башланып китте. Анда Эдуард Николаев экипажы - беренче, Айрат Мәрдиев командасы өченче урын яулады. Җиңү белән башланган елны җиңү белән тәмамларга насыйп булсын аңа.

Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев