«КАМАЗ-Мастер» командасының иң яшь спортчысы алтын алды
Яңалыклар тасмасы

«КАМАЗ-Мастер» командасының иң яшь спортчысы алтын алды

Волгоград өлкәсендә Россия Чемпионатының 2 этабы узды.

"КАМАЗ-Мастер" командасының иң яшь спортчысы Богдан Кәримов «Арчеда» узышларында җиңү яулады. Ул бөтен этапларда да яхшы күрсәткечләр күрсәтте. Финишка көндәшеннән 9 минутка иртәрәк килде.

Йөк машиналары арасындагы ярышлар Волгоград өлкәсенең комлы Арчединск-Донск территориясендә узды. «КАМАЗ-мастер» командасының төп көндәше «МАЗ-спортавто» булды. Ике командадан өчешәр экипаж узышты.

Икенче урында барган белорус спортчысы Сергей Вязовичны 16 секундка узып, Чаллы спортчысы Дмитрий Сотников көмеш яулады. «КАМАЗ-Мастер» командасы җитәкчесе Эдуард Николаев финишка 4нче булып килде. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев