Чаллы спортчылары тагын җиңде
«КАМАЗ-Мастер» командасы «Ефәк юлы» раллиенда җиңде. Финишка Дмитрий Сотников экипажы беренче булып килде.
«КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин спортчыларны халыкара ралли-рейдта җиңүләре белән котлап, җиңү һәм фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Команданың 34нче туган көненә спортчылар үзләренә һәм җанатарларына менә шундый зур бүләк ясадылар.
Фото команданың сайтыннан алынды
Нет комментариев