Мәдәният сарае холлында кунакларны 82 нче кадет мәктәбенең тынлы оркестры һәм 49 нчы мәктәпнең кадетлары каршы алдылар.
Район хакимияте башлыгы Винер Харисов залда утыручыларны бәйрәм белән ихлас котлады.
Соңыннан исә 2021 ел нәтиҗәләре буенча хезмәттә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән шәһәрдәшләребезне бүләкләү тантанасы булды. Аннары исә арча җыелган кеше матур конФцерт карады.
Нет комментариев