Шəhри Чаллы

КАМАЗ яшьләрен – элиталы гаскәргә

Күптән түгел "КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте Россия Саклану министрлыгының автобронетанк гаскәрләре составындагы 83466нчы хәрби часть белән үзара хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Килешүнең вакыты - 5 ел. Документны "КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте генераль директорының персонал һәм оештыру эшләре буенча урынбасары Александр Ушенин, Яр Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Ринат Абдуллин һәм 83466нчы...

Күптән түгел "КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте Россия Саклану министрлыгының автобронетанк гаскәрләре составындагы 83466нчы хәрби часть белән үзара хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Килешүнең вакыты - 5 ел. Документны "КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте генераль директорының персонал һәм оештыру эшләре буенча урынбасары Александр Ушенин, Яр Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Ринат Абдуллин һәм 83466нчы хәрби часть башлыгы, полковник Алексей Алешин имзаладылар. Ике як та үзләренә бирелгән хокукый вазыйфалар чикләрендә, КАМАЗ һәм шәһәр яшьләрен хәрби-патриотик рухта тәрбияләүгә барлык мөмкинлекләрен эшкә җигәргә сүз бирделәр. Килешү кысаларында армиягә алыну яшендәге КАМАЗ эшчеләре әлеге частька юллама алып, Россиянең элиталы гаскәрләренең берсендә хезмәт итә алалар. Ә хәрби часть командирлары, үз чиратында, яшьләрнең укудагы, хезмәттәге уңышлары хакында "КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте җитәкчелегенә һәм гаиләләренә һәрдаим хәбәр итеп, Үзәк һәм Автозавод районнары хәрби комиссариатларына видеоязмалар һәм фоторәсемнәр җибәреп торырга, шулай ук РФ Кораллы көчләре генераль штабына КАМАЗ яшьләрен ел саен бер частька туплап җибәрүне сорап мөрәҗәгать итәргә ышандырдылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: