Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Камазлыларны зурладылар

Шушы көннәрдә шәһәрдәшләр шау-гөр килеп, Машина төзүчеләр көнен билгеләп үтте. Камазлылар елдагыча бәйрәмчә бизәлгән "Камаз" мәдәният йортына җыелдылар. Күркәм традиция буенча, бина алдындагы мәйданда үзебезнең автогигантта җитештерелгән автомобильләр күргәзмәсе оештырылды. Машина төзүчеләрнең һөнәри бәйрәме кайнар котлаулардан башланды. "КАМАЗ" ААҖ идарәсе әгъзасы Юрий Герасимов завод уңганнарына ихлас рәхмәтләрен җиткерде һәм "Чаллыда...

Шушы көннәрдә шәһәрдәшләр шау-гөр килеп, Машина төзүчеләр көнен билгеләп үтте.

Камазлылар елдагыча бәйрәмчә бизәлгән "Камаз" мәдәният йортына җыелдылар. Күркәм традиция буенча, бина алдындагы мәйданда үзебезнең автогигантта җитештерелгән автомобильләр күргәзмәсе оештырылды.

Машина төзүчеләрнең һөнәри бәйрәме кайнар котлаулардан башланды. "КАМАЗ" ААҖ идарәсе әгъзасы Юрий Герасимов завод уңганнарына ихлас рәхмәтләрен җиткерде һәм "Чаллыда яшәүче һәр гаиләнең тормышы КАМАЗ тарихыннан аерылгысыз. 5490 маркалы "КАМАЗ" елның иң яхшы автомобиле дип танылды. Без үзебезнең дөньяви брендлар дәрәҗәсендәге машиналар җитештерә алуыбызны расладык", - диде.

Шәһәр хакиме вазифаларын башкаручы Флера Андреева предприятие хезмәткәрләрен, тармак ветераннарын шәһәр советы һәм башкарма комитет исеменнән котлады.

"Машина төзелеше - ул теләсә кайсы алга киткән илнең нигезе, индустриясенең йөрәге, сәнәгатенең иң мөһим тармагы. Шуңа күрә җитештергән продукциянең сыйфатына да бик югары таләпләр куела. Бу аңлашыла да: һәр машина дөньяви стандартларга җавап бирергә, эчке һәм тышкы базарда көндәшлеккә каршы торырлык сыйфатларга ия булырга тиеш. Россиянең автомобиль төзелеше комплексында Чаллы бүген иң алдынгы позициядә тора. Чаллылылар өчен машина төзүче белгечлеге гади һөнәр генә түгел. Ул - шәһәр тарихының, Чулман ярында яңа шәһәр, куәтле завод корпуслары төзегән халыкның хезмәт батырлыгы, бүгенгесе һәм киләчәгенең аерылгысыз өлеше. Быел КАМАЗ предприятиесе үзенең 45 еллык юбилеен билгеләп үтә.

Кадерле машина төзүчеләр! Барыгызны да зур бәйрәмегез белән котлыйм. Сезнең фидакарь хезмәтегез, җиңүгә омтылышыгыз бәрабәренә "КАМАЗ" шундый зур уңышларга иреште, үзенең маркасын бөтендөнья базарында танытты. "КАМАЗ" ААҖ - бүген Россиядәге иң алдынгы автомобиль компанияләренең берсе, йөк автомашиналары базарында бөтен сегментларда да безнең "КАМАЗ" беренче. Без, чаллылылар, сезнең белән ихлас горурланабыз", - диде ул.

Бәйрәмдә хезмәт ветераннарына бүләкләр, котлау кәгазьләре тапшырылды. Ә шәһәрнең эстрада йолдызлары иң матур җырларын бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X