Каникулларда укучылар нинди предприятиеләрдә эшли ала?
Яңалыклар тасмасы

Каникулларда укучылар нинди предприятиеләрдә эшли ала?

Исемлек зур.

Чаллыда җәйге каникулларда 14-18 яшьтәге 3 меңнән артык баланы эш белән тәэмин итәчәкләр. Июнь аена 1300 балага юлламалар тапшырганнар. Эшкә урнаштыру дәвам итә. Июль аенда - 1 мең, августта 800-900 укучыны эшкә урнаштыру планлаштырыла. 

«Балалар бюджет учреждениеләрдә, шулай ук “КАМАЗ” ААҖ бүлекчәләре, “КАМАЗжилбыт», «Логистика үзәге” компаниясе, Мәдәният һәм ял итү паркы, “РИАТ”, “Челны-Холод”, Чаллы ТЭЦы, Электр челтәрләре, “Чаллы икмәге” кебек предприятиеләрдә эшли алачак. Исемлектә шәхси оешма-предприятиеләр дә бар. Балалар, нигездә, шәһәрне яшелләндерү, чәчәкләр утырту, чүп утау, су сибү белән шөгыльләнәчәк. Упаковщик, менеджер ярдәмчеләре булып урнашучылар да бар. Мөстәкыйль рәвештә эшкә урнашкан балалар машина юучылар, “Вкусно и точка”,  “Бургер Кинг” туклану пунктларында, “OZON”, “Яндекс Маркет” кебек маркетплейсларда эшлиләр. Кемдер белдерүләр тарата», – ди «Россия эше» кадрлар үзәге Татьяна Быданова. 

Кайбер предприятиеләр 30 мең сумга хезмәт хакы түли. Бу хакта монда яздык. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев