«Капка» тамашачыларны көтә
Яңалыклар тасмасы

«Капка» тамашачыларны көтә

29 октябрьдә 19 сәгатьтә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры тамашачыга «Капка» драмасын тәкъдим итә.

Айгөл Әхмәтгалиева пьесасы буенча куелган спектакльнең режиссеры – театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов. Спектакльдә төп рольне Рәзил Фәхретдинов башкара. Пьеса  хәзерге заман драматургиясе һәм театр сәнгате буенча 2021 елда ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, ТР Театр әһелләре берлеге оештырган конкурста җиңеп алган грант акчасына куелды.
 

Фото: chelny-izvest.ru

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


театр мәдәният

Нет комментариев