Шəhри Чаллы

Карантин бетерелгән

Татарстанда кош кизүе табылганнан соң кертелгән карантин өлешчә бетерелде. Бу хакта фәрманны республика президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады. Нурлат, Балык бистәсе, Ютазы районнарында һәм Казанның Дәрвишләр бистәсендәге шәхси хуҗалыкларда игълан ителгән карантин гамәлдән чыгарылды. Шул ук вакытта әлеге җирлектән инкубатор йомыркалары һәм тере кошлар чыгару өч айга тыела. Карантин Лаеш районында...

Татарстанда кош кизүе табылганнан соң кертелгән карантин өлешчә бетерелде. Бу хакта фәрманны республика президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады. Нурлат, Балык бистәсе, Ютазы районнарында һәм Казанның Дәрвишләр бистәсендәге шәхси хуҗалыкларда игълан ителгән карантин гамәлдән чыгарылды. Шул ук вакытта әлеге җирлектән инкубатор йомыркалары һәм тере кошлар чыгару өч айга тыела. Карантин Лаеш районында саклана. Кош кизүе шушы районда башланган иде. Татарстанда чыккан кош кизүе күпмедер дәрәҗәдә күрше төбәкләргә дә таралды. beznen.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: