Шəhри Чаллы

Чаллы картиналар галереясенә кем исемен бирәчәкләр?

Легендар шәхеснең исеме мәңгеләштерелергә тиеш.

Гөлсабирә Хәкимова –  Чаллыда бик күп социаль-мәдәни объектлар ачкан шәхес. Лаеклы ялга чыккач ул озак еллар буе үзе төзеткән картиналар галереясе  директоры булып эшләде. Чаллы халкын бик күп талантлы рәссамнарның иҗаты белән таныштырды. Гөлсабирә Хәкимова – РСФСРның, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллы һәм Минзәләнең мактаулы гражданины. Ул – шагыйрь Му­са Җә­лил­не фронт­ка оза­тучы кеше дә. Бу хакта еш сөйли иде.

Ул беркайчан да үзенең хатын-кыз икәнен онытмады. Орган залында узган 95 яшьлек юбилеена  үкчәле туфли, чәчен матур итеп ясап килгән иде.

Кызганыч, узган елда ул мәңгелеккә күзләрен йомды. Аның укучылары, мәдәният хезмәткәрләре Гөлсабирә Хәкимова исемен мәңгеләштерү буенча эшли башладылар. Аллаһы боерса, картиналар галереясенә аның исеме биреләчәк. «Без картиналар галереясенә Гөлсабирә Хәкимова исемен бирүне сорап, ТРның беренче президенты Минтимер Шәймиевка хат яздык. Чөнки Гөлсабирә ханым аның белән бер чорда эшләде. Ул Минтимер Шәриповичка турыдан-туры шалтыратып сөйләшә иде. Шәймиев тә Гөлсабирә Мәхмүтовнаны хөрмәт итә иде. Гөлсабирә ханым – Чаллы тарихында тирән эз калдырган легендар шәхес. Аның исемен мәңгеләштерергә кирәк. Мин ышанам, Картиналар галереясенә аның исеме биреләчәк», – ди Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: