Картлык көненә дип җыйган бар акчасын югалтты
Чаллыда тагын бер пенсионер хатын-кыз алданды.
70 яшьлек хатын-кыз 2 млн 400 мең сум акчасын банктан салдырып, мошенниклар счётына күчерә. Аннан алда аңа «акчагыз куркыныч астында, урларга мөмкиннәр» дип шалтыратып куркыталар. Тапталган алдау схемасы. Әмма алданучылар кимеми. Зыян күрүчеләр гипнозланган сыман, акчаларын югалткач кына айнып китәләр, ди хокук сакчылары.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. Мошенниклар эзләүдә. Әмма аларның эзенә чыгуы җиңелләрдән түгел. Койрыкларын тоттырмас өчен алар төрле өлкәләрдә теркәлгән телефон номерлары аша шалтырата.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев