Катлаулы операция кичергән композиторның хәле ничек?
Яңалыклар тасмасы

Катлаулы операция кичергән композиторның хәле ничек?

Аягына баскан инде.

Узган атнада, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Илгиз Закировка операция ясалуы турында хәбәр иткән идек инде. Чаллының ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсендә аның йөрәгенә операция ясадылар. 

Гөлназ Закировадан Илгиз абыйның хәлен сораштык. 
«Аллаһка шөкер, әтине кичә хастаханәдән чыгардылар. Әкрен генә йөри башлады. Санаторийга тернәкләнү курсына җибәрделәр. Әтиебезнең гомере өчен көрәшкән хирургларга, шәфкать туташларына рәхмәт», – диде ул. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


сабан туе артистлар концерт тамаша шоу чир авыру сәламәтлек шоу бизнес

Нет комментариев