Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кайбер пенсияләрне бер төрдән икенчесенә күчерү автомат рәвешкә әверелде

Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, 2022 елның гыйнварыннан үз көченә кергән законнардагы үзгәрешләр нигезендә Пенсия фонды кайбер өлкән яшьтәге гражданнарның пенсияләрен автомат рәвештә пенсияләрнең яңа төренә күчерә, бу аларга пенсия күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Сүз 80 яшьлек пенсионерлар - туендыручысын югалту сәбәпле пенсия алучылар турында бара.

Исегезгә төшерәбез, гамәлдә булган пенсия законнары җыелмасы буенча, картлык буенча хезмәт пенсиясе алучы гражданнарга 80 яшь тулгач, арттырылган фиксацияләнгән түләү билгеләнә, бу пенсиягә сизелерлек өстәмә булып тора. Закон бары тик иминият пенсияләре алучыларга гына кагылган, туендыручысын югалту сәбәпле пенсия алучылар отышлырак булган пенсия төренә бары тик гариза буенча гына күчә алганнар.
«2022 елның гыйнварыннан Пенсия фонды белгечләре үзләре пенсия эше материаллары буенча мәгълүматны тикшерәчәк һәм мөстәкыйль рәвештә, 80 яшьлек гражданның пенсиясе арткан очракта, автомат режимда башка төргә күчерәчәкләр», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.
Сорауларга җавапларны Бердәм Контакт-үзәгенең 8 800 6-000-000 номеры буенча алырга мөмкин (шалтырату бушлай).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация