Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кайсы объектлар яңартылачак?

Дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев капиталь ремонт таләп ителгән объектларны атады. Әлеге исемлектә: «Олимпийский» спорт комплексы, «КАМАЗ» мәдәният йорты, Сара Садыйкова исемендәге концертлар залы.

– Бу биналар 70нче елларда төзелгән. Билгеле, бүген алар төзекләндерүгә мохтаҗ. Без финанслар эзлибез, кирәкле инстанцияләргә мөрәҗәгать итәбез, йөрибез, сорыйбыз. Чөнки яткан таш астыннан су акмый, – диде шәһәр башлыгы.
2022 елда Чаллы ике дистәдән артык федераль һәм республика программаларында катнаша. «Ал җилкәннәр» лагере һәм 5нче шәһәр хастаханәсенең проектлары өстендә җитди эш бара. Соңгысына җир дә бүлеп бирелде.
– Хәзер икенче этапка күчәргә вакыт. Әлеге сәламәтлек саклау учреждениесе бик кирәк, чөнки ул шәһәрдәшләребездән тыш, барлык Кама аръягы халкына хезмәт күрсәтәчәк. Лагерьга килгәндә, аны яңадан торгызырга планлаштырабыз. Ул соңгы 15 елда файдаланылмады, – диде Наил Мәһдиев. 
Шулай ук быел боз сараенда да капиталь ремонт үткәреләчәк. Моның өчен шәһәр бюджетыннан 72 миллион сум акча бүлеп бирелә. Беренче чиратта, биредә янгын сүндерү һәм җилләтү системасын яңартачаклар. 
Моннан тыш шәһәрнең 71нче микрорайонда яңа фельдшер-акушерлык пункты ачу, «Чишмә» халыклар дуслыгы йортында капиталь ремонт эшләрен тәмамлау һәм «Мастеровые» рус драма театры бинасын төзеп бетерү күздә тотыла. Шулай ук 6нчы, 23нче, 40нчы, 44нче, 45нче, 53нче, 54нче, 58нче, 76нчы санлы мәктәп ашханәләрен капиталь ремонтлаячаклар.

Фото: kzchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы