Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кайту

Кайту"ын тетрәнеп укыдым. Кешенеке кешенеке инде ул, үзеңнең авырткан җирең үтереп сызласа, еламый түзеп кара. Кайтулар төрлечә була икән шул... Унсигез яшемдә мин бик чибәр егеткә кияүгә чыктым. Озын буйлы, матур, җитез хәрәкәтле, чем кара чәчле, кара кашлы якты ачык йөзле. Хәрби кием бик килешә үзенә, төз гәүдәсенә сыланыплар тора....

Кайту"ын тетрәнеп укыдым. Кешенеке кешенеке инде ул, үзеңнең авырткан җирең үтереп сызласа, еламый түзеп кара. Кайтулар төрлечә була икән шул...

Унсигез яшемдә мин бик чибәр егеткә кияүгә чыктым. Озын буйлы, матур, җитез хәрәкәтле, чем кара чәчле, кара кашлы якты ачык йөзле. Хәрби кием бик килешә үзенә, төз гәүдәсенә сыланыплар тора. Сокланмаган кеше юк иде аңа. Күзләр генә тидеме әллә? Юк, тимәде. Балык харап итте аны!

Яллар җитсә, төркем-төркем "КАМАЗ" машиналарына утырып, балык тотарга китә иделәр алар. Җәйләрен ярый инде. Ә кышларын... суыкларда җылыныр өчен "җылыткычларын" алалар.

Бу диварга каршы тора алмадым шул мин. Беренче мәлләрдә тартмасындагы балыгын да бушата алмас хәлдә кайтса, соңрак... әле аякларында басып тора алган балыкчы дуслары өйгә кертеп кенә аталар иде. Тора-бара ул өйдә күренгән "җен балалары"на кулына ни эләксә шуның белән алып бәреп, гөл савытындагы җир белән ишек пыялалары аралашкан идән уртасында мебельләрдән баррикадалар ясады.

Аны коткарырга килгән медикларга рәхмәт. Алар ярдәме белән азрак хәл алгач: "Исән калсам, бүтән эчмәс идем!" дип антлар итте.

Беренче мәлләрдә мин ышана идем. Күпмедер вакыттан соң янә кабатланды, тагын ант, тагын кабатланды, тагын ант...

Соңгы антыннан, соң ашап утырганда йөткерә башлады һәм авыз-борыныннан кан китте. "Шулай буласы ачык иде инде. Ничә еллар авызыңнан аракы һәм сүгенү сүзләре китмәде. Шул шакшы сүзләрне "бисмилла"га алыштырырга, мәчеткә барырга кирәк сиңа", - дидем.

Бу юлы ялваруым бушка булмады. "Укый белмим, намаз укуларын читтән генә карап утырырмын", - дип, мәчет бусагасын атлап эчкә узды.

Сүзсез генә өйгә кайттык, сүзсез генә кереп караватына ятты. Бераздан янына керсәм, өнсез калдым. Кырык биш ел бергә гомер итеп, бер генә тапкыр да елаганын күргәнем дә ишеткәнем дә юк иде. Ә бүген ул чал чәчле башын, җыерчыклы куллары белән кочып, үкси-үкси елый.

Юатмадым мин аны, теләмәдем дә.

Бу ни бу? Бу кайтумы? Диненәме? Акылынамы? Кайтуның юл башымы бу?

Г.З.

(Исемем редакциядә)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X