Яңалыклар тасмасы

Казан-Чаллы трассасын кайчан  яңартып бетерәчәкләр?

Федераль юл төзүчеләр өчен М-7 “Волга” автомобиль юлының Казан -Чаллы арасындагы 31 километрга сузылган 3 участогы әһәмиятле проект булып тора. Әлегә бу объектларның техник әзерлеге 71 % тәшкил итә.

2018 елда Идел-Нократ юл идарәсе Татарстанда 139,4 км федераль юл яңартылачак, шуның 48,2 километры капиталь төзекләндерәчәк. Федераль юл төзүчеләр өчен М-7 “Волга” автомобиль юлының Казан -Чаллы арасындагы 31 километрга сузылган 3 участогы әһәмиятле проект булып тора. Әлегә бу объектларның техник әзерлеге 71 % тәшкил итә. Эшләрне 2018 елның сентябрь аена төгәлләргә планлаштыралар.

Шулай ук Яшел Үзән, Биектау, Актаныш, Алабуга районнары аша узучы 25,8 километрлы тагын 4 участок төзекләндереләчәк.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


юл капиталь ремонт төзекләндерү яңа техника трасса

Нет комментариев