Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Казан мәктәбендә ут ачкан Илназ Галәвиевка катгый җәза билгеләделәр

Аны «Кара дельфин»га озатачаклар.

Казанның 175нче гимназиясендә 9 кешене атып үтергән Илназ Галәвиевне Оренбург өлкәсендәге 6нчы төзәтү колониясенә (ул күбрәк «Кара дельфин» буларак билгеле) озатачаклар. 

Моннан ике ел элек Илназ Галәвиев мәктәп бинасына бәреп керә һәм ут ача. Һөҗүм нәтиҗәсендә 9 кеше (ике укытучы һәм 8 А сыйныфы укучылары) һәлак була.

Әлеге фаҗига бөтен Россияне тетрәндерде, мәктәпкә һәлак булучылар истәлегенә чәчәкләр кую өчен төрле шәһәрләрдән кешеләр килде. ТР Югары суды Галәвиевне гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарды. Аны 9 кешене үтерүдә гаепле дип таптылар. Зыян күрүчеләр исемлегендә 600дән артык кеше бар.

Әмма Илназ Галәвиевнең адвокаты хөкем карарын кире кагуны һәм эшне яңадан карауны сораган иде. Ул үткәрелгән экспертиза нәтиҗәләре белән килешми. Моннан тыш, адвокат Галәвиевне акларга кирәк, чөнки Казан шәһәре Башкарма комитетына китерелгән зыянның зурлыгы расланмаган, дип белдерде.

2023 елның 7 августында Түбән Новгородның гомуми юрисдикциядәге дүртенче апелляция суды гомерлек төрмә җәзасы рәвешендәге хөкем карарын үз көчендә калдырды, дип хәбәр итә https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига