Казан метросында хатын-кыз үлгән
Яңалыклар тасмасы

Казан метросында хатын-кыз үлгән

Ул поезд астына егылган.

Башкалабыз Казанда фаҗига булган. «Җиңү проспекты» метро станциясендә 38 яшьлек хатын-кыз поезд астына егылып вафат булган. Бу хәлдән соң ике станцияне япканнар. 

Хатын-кызның ни өчен  бу адымга баруын хокук саклау органнары хезмәткәрләре тикшерә башлаганнар.

«Метроэлектротранс»ның рәсми белдерүендә станцияләрнең техник сәбәпләр аркасында вакытлыча ябылуын хәбәр итәләр. Әлегә поездлар «Горки» станциясе аша йөри.  
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


бала ана капиталы ЮХИДИ фаҗига балалар үлем-китем

Нет комментариев