Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Казан сөйли

Татарстан радиосының республикабыз буенча FM ешлыгына күчүе аның кабат халык арасында популярлыгын арттырды. 90ел буе туган татар телебез сагында торган радиобызны бүген һәркайда яратып тыңлыйлар. Тәүлегенә 5 кенә сәгать сөйләсә дә Татарстан радиосы киң даирәне колачлаган тапшырулар алып бара. Атна буе эфирга "Татарстан дулкынында" программасы чыга. Балалар өчен әзерләнгән "Көмеш...

Татарстан радиосының республикабыз буенча FM ешлыгына күчүе аның кабат халык арасында популярлыгын арттырды. 90ел буе туган татар телебез сагында торган радиобызны бүген һәркайда яратып тыңлыйлар. Тәүлегенә 5 кенә сәгать сөйләсә дә Татарстан радиосы киң даирәне колачлаган тапшырулар алып бара. Атна буе эфирга "Татарстан дулкынында" программасы чыга. Балалар өчен әзерләнгән "Көмеш кыңгырау", "Сердәшханә" тапшырулары һәрвакыт милли рух белән сугарылган була.

Динебез турындагы "Иртәнге нур " тапшыруы исә халкыбызны иманга чакыра, ислам тәгълиматын ачып бирә. Ә инде "Музыкаль мизгелләр", "Ял концерты" программалары безне үткән һәм бүгенге татар җырларының, музыка әсәрләренең югары үрнәкләрен генә тыңлаучыларга тәкъдим итә.

Татарстан радиосын Яр Чаллыда 92,1FM ешлыгында тыңларга була. Шулай ук күрше Түбән Кама шәһәрендә ул 101,1 FM ешлыгында сөйли, Чаллыда да бик яхшы ишетелә.

Татарстан радиосы ул чын милли халык радиосы. Аны 90 еллык юбилее белән ихлас йөрәктән тәбрик итәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев