Урамда 12 яшьлек кыз мәете табылган
Фаҗига Казанда Ютазинский урамындагы күпкатлы йортта була.
Mash Iptash телеграмм каналы хәбәр итүенчә, кыз 8нче каттан егылып төшеп үлгән. Якынча мәгълүматлар буенча, ул өйдә үзе генә булган.
Урынга килгән ашыгыч ярдәм хезмәте табиблары үлем фактын раслаганнар.
Баласының егылып төшүен әнисе күршеләреннән ишеткән.
Балигъ булмаган баланың үлем сәбәпләрен хокук саклау органнары хезмәткәрләре тикшерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев