Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Казанда 14 яшьлек кызны урлаганнар

Әлеге хәл кичә Казанның Азино микрорайонында булган. Кичкә таба билгесез кешеләр 14 яшьлек кызны ирексезләп машинага утыртып алып киткән. Кызның югалуы турындагы хәбәр социаль челтәрләр аша бик тиз таралып өлгерә. Дус кызы сөйләвенчә, ул иптәш егетен 171 нче мәктәпкә кадәр озата барырга була. Менә шунда бәхетсезлек көтеп тора да инде....

Әлеге хәл кичә Казанның Азино микрорайонында булган. Кичкә таба билгесез кешеләр 14 яшьлек кызны ирексезләп машинага утыртып алып киткән.

Кызның югалуы турындагы хәбәр социаль челтәрләр аша бик тиз таралып өлгерә. Дус кызы сөйләвенчә, ул иптәш егетен 171 нче мәктәпкә кадәр озата барырга була. Менә шунда бәхетсезлек көтеп тора да инде. Берничә яшь егет аңа машинада йөреп килергә тәкъдим ясый. Кыз каршы килгәч, ирексезләп машинага утыртып алып китәләр.

Ничек җай тапкандыр, урланган кыз иптәш кызына шалтыратып, тәрәзәдән ниндидер ак төстәге төзелеш корылмаларын күрүен хәбәр итеп өлгерә. Менә шуннан соң егетләр аны урамда ташлап калдыра.

Күпмедер вакыт узгач кыз полиция хезмәткәрләрен очрата. Аны башта полиция бүлегенә, соңрак өенә озатып куялар.

- Югалуга гариза язу турында уйламадак. 3 тәүлек узарга тиеш, - дип белдек, - ди югалучының дус кызы. Кызның гаиләсе дә гариза язмаган була.

Intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев