Абонемент хуҗалары акчаларын кире кайтара алалар.
Татарстан башкаласында «Барионикс» аквапаркы ябылды.
"Бик зур кызгану белән хәбәр итәргә мәҗбүр, аренда вакыты чыгу сәбәпле "Клуб" ҖЧҖ BARYONIX аквапаркы операторы эшне 2021 елның 1 сентябреннән туктата", - дип хәбәр итәләр компаниядә.
Абонемент хуҗалары акчаларын кире кайтара алалар, дип ачыклык кертәләр аквапаркта.
Кайбер мәгълүматлар буенча, сәүдә-күңел ачу комплексы бинасында капиталь ремонт планлаштырылган.
Фото: Яндекс.Карты
Нет комментариев