Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Казанда Чаллының милли матбугат үзәге хезмәткәрләрен бүләкләделәр

Хезмәттәшләребезне чын күңелдән уңышлары белән котлыйбыз.

“Шәһри Чаллы” милли матбугат үзәге хезмәткәрләре, 2023 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча, “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте алдынгылары исемлегенә керде. Бу хакта медиахолдингның йомгак утырышында мәгълүм булды. 

Югары бәягә лаек булучылар арасында “Мәйдан” журналы баш мөхәррире Резидә Гасыймова һәм “Көмеш кыңгырау” газетасы баш мөхәррире Айсылу Сәлимова бар. Алар ТР массакүләм мәгълүмат чаралары тармагында күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен мактау грамоталары белән бүләкләнде.  

“Шәһри Чаллы” редакциясе баш хисапчысы Регина Скрябина “ТАТМЕДИА” агентлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. 

Хезмәттәшләребезне чын күңелдән әлеге уңышлары белән котлыйбыз. Киләчәктә дә яңадан-яңа һөнәри казанышларга ирешүләрен теләп калабыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татмедиа