Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Ел табибы – Ак чәчәкләр-2022» Республика бәйгесендә Чаллы табиблары да катнаша

Иртәгә Казанда «Ел табибы – Ак чәчәкләр-2022» Республика премиясе җиңүчеләре бүләкләнәчәк. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте.

Кичә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында министр Марат Садыйков катнашында Иҗтимагый совет утырышы узган. Көн тәртибенә «Ел табибы – Ак чәчәкләр-2022» Республика премиясе номинантлары өчен тавыш бирү нәтиҗәләрен чыгару мәсьәләсе куелган.

«Сәламәтлек саклау легендасы», «Беренчел звеноның иң яхшы табибы», «Елның иң яхшы медицина хезмәткәре», «Уникаль очрак», «Ел табибы» номинацияләренең җиңүчеләре билгеләнгән.

Җиңүчеләрне иртәгә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә игълан итәчәкләр.

Әйтергә кирәк, Чаллы табиблары да «Ак чәчәкләр» мәртәбәле бәйгедә катнаша. Алар Covid-19 диагнозы куелган авыр хәлдәге пациентны коткарып калганнар иде. Ул турыда монда яздык.

Безнең шәһәр табиблары аортасына зыян килгән, шуңа өстәп коронавирус чиренең авыр формасы белән чирләгән пациентның гомерен саклап кала алганнар. Авыруны дәвалауда Мансур Патеев, Марат Шәрәфетдинов, Антонина Панина, Гөлнара Хәйретдинова һәм Ольга Апанаева катнашкан. Безнең Чаллы табиблары «Уникаль очрак» номинациясендә катнаша. 

Ел саен җиңүчеләрнең берсенә автомобиль бүләк итү традициясе бар.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев