Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Казанда ире үтергән гимнастны соңгы юлга озаттылар

Аңа 34 яшь иде.

Бүген Казанда гимнастика мәктәбе директорын соңгы юлга озаттылар. Ул улына 3 яшь тулган көнне аерылган ире тарафынна ял көне үтерелгән иде. 

Исегезгә төшерәбез, канлы вакыйга көнне баланың әтисе 49 яшьлек  Эцфел Мете хатыны яшәгән фатирга килә. Ул хатынының аерылып китүе белән килешә алмый. Ир белән хатын арасында низаг килеп чыга. Якынча мәгълүматлар буенча, ир 3 яшьлек улын үтерергә омтыла. Баланы әнисе якларга тырыша. Ачулы ир-ат хатынны суя,  улын яралый. 

Кичә Казанның Киров районы суды Төркия гражданины Эцфел Метены ике айга сак астына алды. Әлеге җинаятьне тикшерүне РФ Тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкин контроленә алды. 

Шикле кешегә «үтерү»  һәм «үтерергә омтылу» маддәләре  буенча җинаять эше кузгатылды. Аңа гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү яный. 

Фото: видеодан скриншот 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: криминал үлем-китем Коточкыч хәлләр тикшерү комитеты үтерү Александр Бастрыкин