Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Казанда кулга алынган скинхедлар тагын ике һөҗүм ясауларын раслаган

Казанда Чад Республикасының 24 яшьлек КФУ студентын үтерүдә шикләнеп кулга алынган скинхедлар тагын ике һөҗүм ясауларын раслады, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә. Тоткарланучылар сүзе буенча, алар 2016 елның 23 декабрендә кичке сәгать сигезләрдә Ямашев проспектында 40 яшьлек Кыргызстан Республикасы кешесенә һөҗүм иткәннәр, баллончыктан йөзенә...

Казанда Чад Республикасының 24 яшьлек КФУ студентын үтерүдә шикләнеп кулга алынган скинхедлар тагын ике һөҗүм ясауларын раслады, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Тоткарланучылар сүзе буенча, алар 2016 елның 23 декабрендә кичке сәгать сигезләрдә Ямашев проспектында 40 яшьлек Кыргызстан Республикасы кешесенә һөҗүм иткәннәр, баллончыктан йөзенә газ сиптергәннәр һәм кыйнаганнар. 21 февральдә кичке тугызлар тирәсендә Дубравная урамында алар шундый ук хулиганлык кылганнар - 50 яшьлек Әфганстан кешесен кыйнаганнар. Әлеге очракта да газ баллончыгы кулланганнар.

Ике факт буенча да «Хулиганлык» маддәсе нигезендә җинаять эшләре кузгатылган.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/03/16/136834/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X