Казанда янгында биш ир-ат һәлак булган
Яңалыклар тасмасы

Казанда янгында биш ир-ат һәлак булган

Фаҗига бүген иртәнге дүртләр тирәсендә Адмиралтейская бистәсендә килеп чыккан

Бүген иртәнге дүртләр тирәсендә Казанның Адмиралтейская бистәсендә ташландык бинада янгын чыга. Биредә биш ир-ат мәете табыла. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Якынча белешмә буенча, мәрхүмнәр барысы да да өлкән яшьтәге кешеләр.

Фаҗига урынына Казан прокуроры Олег Дроздов, район прокуроры Эльдар Сабиров барган. Күзәтчелек органы янгын сәбәпләрен ачыклый, иминлек кагыйдәләре үтәлешен тикшерә.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев