Казанга кайтучы пассажирны тоткарладылар
Яңалыклар тасмасы

Казанга кайтучы пассажирны тоткарладылар

Аның чемоданында 8,85 млн сум чит ил акчалары булган.

Мәскәүнең Шереметьево аэропортыннан Казанга кайтучы пассажирны 110 мең доллар белән тоткарладылар. Ир-ат Истанбулдан долларларны декларациясез алып чыкмакчы булган.

Багажын күрсәтүне сорагач, качырга омтылган. Таможня хезмәткәрләре туристны тотканнар. Чемоданында  төрле илләрнең акчалары – барлыгы 8,85 млн сум акча тапканнар. Анда Төркиянең лиралары, Азәрбәйжанның манатлары, Бразилия реаллары, Һиндстан рупилары, Румыниянең леялары һәм башкалар булган.

Сәяхәтчегә 4 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. 

Фото видеодан скриншот
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


аэропорты таможня чит ил акчалары

Нет комментариев