Кичә Казанның дары заводында янгын чыккан иде.
Бүген җимерекләр астыннан мәет табылуы билгеле булды. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, ир-ат авыр тән җәрәхәтләре алган.
Шулай ук ведомствода янгыннан соң зыян күрүчеләрнең хәле турында сөйләделәр.
Авыр җәрәхәтләр белән республика клиник хастаханәсенә салынган хатын-кызның хәле тотрыкланган.
Икенче зыян күрүче, ир-ат 7нче шәһәр хастаханәсендә дәвалана. Аларның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә.
Нет комментариев