Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Көчек сатып алам диеп алданган

Мошенниклар социаль челтәрләрне дә үз итте. Чаллыда агымдагы елның тугыз ай эчендә алар тарафыннан башкарылган 22 җинаять эше теркәлде. Бу хакта эчке эшләр идарәсендә узган брифингта җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең оператив-эзләү бүлеге башлыгы Рамил Биктимеров сөйләде.

- Шәһәрдәшләребез социаль челтәрләрдә үзләре турында тулы мәгълүмат урнаштыра. Бу исә мошенникларга, мисал өчен шул ук Вконтакте аша, сезнең исемнән акча сорап мөрәҗәгать итәргә менә дигән мөмкинлек тудыра. Беркатлылар ышанып шундук ярдәм кулы сузарга ашыга. Аны-моны белешеп тормый күрсәтелгән номерга акча күчерә. Шуңа да интернетта үзегез хакында тулы мәгълүмат урнаштырмагыз, яки якыннарыгызны мондый төр алдау очраклары хакында алдан кисәтеп куегыз, - дип белдерде Рамил Биктимеров.

Моннан тыш социаль челтәрләрдә белдерүләр аша да кешеләрнең акчаларын үзләштерәләр. Шулай бер шәһәрдәшебез далматин токымлы көчек сатып алырга уйлый. Социаль челтәр аша әлеге токым этләрне сатучы егет белән элемтәгә керә. Кызга этнең 8000 мең сумга төшәсен әйтәләр һәм сумманың яртысын алдан ук тиешле счетка күчерүләрен сорыйлар. Беркатлы шәһәрдәшебез аларның таләпләрен үти, ә менә мошенниклар эссез югала.

Гомумән, полиция хезмәткәрләре интернетта сату-алу эшләренә бик сак карарга киңәш итә. Быел гына да бушлай белдерү сайтлары аша 68 җинаять эше кылынган. Әгәр чит җирдән ниндидер товар алырга телисез икән, анда яшәүче туганнарыгызга яки дусларыгызга шалтыратып, ул товарны карауны сорагыз. Уяу булыгыз! - дип киңәш итәләр полиция хезмәткәрләре. Гомумән, агымдагы елның тугыз ае эчендә шәһәребездә, мошенниклар тарафыннан барлыгы 157 алдау гамәле теркәлгән булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев