Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Күчмә күргәзмә

Бүген Алабугада республиканың ихтыяҗларына багышланган программага старт бирелә.

Аның нигезендә күчмә күргәзмә оештырыла. Ул Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Чистай, Тәтеш һәм Байлар Сабасында була. Аны ел саен оештырырга җыеналар. Ике атна дәвамында әлеге күргәзмәне 10 мең егет һәм кыз карар дип көтелә.

"Татарстанда талантлар белән идарә итү" дәүләт программасы җитәкчесе Сергей Гиль әйтүенчә, бу проект яшьләргә талантларын үстерү, нинди һөнәр сайласаң, туган ягыңа кирәк булу мөмкинлекләре турында.

Күргәзмәдә республиканың төп предприятие вәкилләре, шул исәптән, "КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте дә катнаша.

Бүгенге көндә предприятиеләр эшче һөнәрләргә кытлык кичерә. "Бүген белем алган белгечләр предприятиеләрнең таләпләренә җавап бирми, - ди "КАМАЗ" ААҖ генераль директорының персонал белән идарә буенча урынбасары Александр Ушенин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X