Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Күңел” бәйрәмгә дәшә

Шәһәребезнең күрке булган "Күңел" радиосы август аенда үзенең 20 еллык юбилеен билгеләп үтте. Шушы уңайдан, 30 ноябрь көнне Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында радионың зур юбилей концерты булачак.Радионың җитәкчесе Рүзилә Гатина сүзләренә караганда, бу көнне татар эстрадасының танылган җырчылары белән берлектә шоу-тамаша булуы көтелә.

Концертның алып баручылары, әлбәттә, радионың алыштыргысыз диджейлары. Ләкин, шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, бу кичәне алар алып барып кына калмый, ә үзләренең күптөрле талантларын да күрсәтәчәкләр икән, чөнки диджейлар арасында оста итеп гармунда уйнаучылар, бик моңлы тавыш ияләре дә бар.

Концертның каймаклары, әлбәттә, шәһәребезнең һәм татар эстрадасының танылган йолдызлары. "Күңел" радиосы күп җырчыларга олы сәхнәгә менәр өчен этәргеч булган. Мәсәлән, Илмира Нәгыймованың беренче җырлары "Күңел"дә яңгыраган. Ул үзе дә бүгенге көндә булган уңышлары белән радиога бик рәхмәтле. Шулай ук, 1-2 ел элек радио тасмасына очраклы рәвештә генә "Соң дисең микән" дип аталган җыр килеп керә. Ул бик күпләрнең күңеленә хуш килә, шушы җырны яңгыратуларын сорап бик күп шалтыратулар була. Шушы рәвешле, җырны башкаручы Әнвәр Нургалиев бүген күпләрнең яраткан җырчысына әверелә. Фәрид Низамиев белән дә шундый ук хәл кабатлана. Хәзерге вакытта да радиодан аның "Ә алмалар кызармады", "Насыйп яр" кебек җырлары яңгырый. "Бу егет бик матур җырлый, тавышы да искиткеч, җырының сүзләре дә бик мәгънәле. Ләкин үзен генә күргән юк дип шалтыратулар ешайгач, без Фәрид Низамиевны да "Күңел"нең туган көнендә чыгыш ясарга чакырдык", - ди Рүзилә Раифовна.

Алардан тыш, радионың алыштыргысыз дуслары Гөлназ Асаева, Илназ Гарипов, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Илнур Гомәров, Руслан Кираметдинов, Ринас Әхмәтов, Резедә Шәрәфиева, Хәмдүнә Тимергалиева үзләренең матур һәм дәртле җырларын бүләк итәчәкләр.

Кызганычка каршы, быел татар эстрадасы зур югалтулар кичерде. Концертның бер өлеше арабыздан киткән танылган җырчыларыбыз Әлфия Авзалова, Хәния Фәрхи һәм Ринат Гөбәйдуллинга багышланачак. Тамашачылар хатирәләрне яңартып, зур экранда аларның төрле чорлардан җыелган видеоязмаларын карый алачаклар. Әлеге өлештә Рөстәм Закиров үзенең "Яшеннәр сызган юл" дип аталган бик тетрәндергеч җырын башкарачак.

Белгәнебезчә, бүгенге көндә "Күңел"не Татарстанда гына түгел, ә чит төбәкләрдә дә бик яратып тыңлыйлар. Концерт вакытында зур экраннар аша гына булса да алар белән танышу мөмкинлеге булачак. Чит төбәкләрдә яшәп тә, татар телен якын иткән, безнең радиоларны яраткан милләттәшләребез бу көнне "Күңел"не экраннар аша котлаячаклар.

Чаллының тоткасы булган "КАМАЗ" заводы да "Күңел" радиосы белән тыгыз элемтәдә тора. Шулай ук, завод эшчеләре арасында да радионы тыңлаучылар бик күп. Иң мөһиме, радионың дусты Әлфинә апа Әзһәмова да моннан бик күп еллар элек Двигательләр заводы эшчесе булган. Видеоязма аша тамашачылар җырчының кул җылысы сакланып калган урыннарны, ул борган шөрепләрне күрә алачаклар. Шулай ук, завод эшчеләре видеоязма аша Әлфинә апаның бүгенге көнгә кадәр бик популяр булган "Төнге урам" җырын башкарачаклар, Әлфинә апа үзе дә аларга кушылып әлеге җырын сәхнәдән җырлаячак.

Концертта танылган җырчыбыз Зөһрә Шәрифуллина да чыгыш ясый. Архивка күз салсак, моннан төгәл 20 ел элек җырчының "Су буенда учак яна" дигән җыры беренчеләрдән булып радио дулкыннары аша яңгыраган.
Җырлар-биюләрдән тыш, концерт вакытында лоторея да уйнатылачак. Бәхет елмайган 5 тамашачыга бүләкләр тапшырыла.

"Күңел" радиосын күп җырчылар хәтта продюсерлык үзәге дип тә йөртәләр икән. Бүген иксез-чиксез популярлык казанган Элвин Грейның җырларын да татар халкына беренчеләрдән булып "Күңел" җиткергән.

Күңел кылларын тибрәтә торган җырлары, җылы сүзләре, алыштыргысыз алып баручылары, яхшы кәеф бүләк итүче "Күңел" радиосы күпләрнең тугры дустына әйләнгән. 20 ел күп тә, аз да шикелле. Ләкин шушы вакыт аралыгында зур тәҗрибә тупланган, күп нәрсәләр үзгәргән, ә күп нәрсәләр традициягә әверелеп калган. Яше мөһим дә түгел, иң мөһиме "Күңел" радиосыннан дуслары беркайчан аерылмасын.

Эльвира Гайнетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев