Чаллыда 3 машина бәрелеште: кем гаепле?
Инспекторлар әйтүенчә, бер машина хуҗасы 61 тапкыр административ җаваплылыкка тартылган булган.
Сәгать 22.20дә Тынычлык проспектында берьюлы 3 машина катнашында юл-транспорт һәлакәте булды. Башта Вахитов проспектыннан Автозавод проспектына таба юл тотучы ВАЗ-2114 машинасы белән Ford Mustang автомобиле бәрелешә. Соңыннан инерция буенча Ford икенче ВАЗ-2114 машинасын эләктереп, коймага килеп менә.
Бәхеткә, машина йөртүчеләр исән. Беренче ВАЗ-2114 автомобилен йөртүче 30 яшьлек хатын-кыз гына җиңелчә зыян күрде. Хастаханәдә тикшеренгәч, аны өенә җибәрделәр.
Хәзерге вакытта тикшерү бара. Гаепле якны ачыклыйлар. Инспекторлар әйтүенчә, коймага бәрелгән Ford Mustang автомобиленең 41 яшьлек хуҗасы 2 ел эчендә 61 тапкыр административ җаваплылыкка тартылган булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев