Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кемерово шәһәрендә үткән Шахтерлар Сабан туе абсолют батыры – Яр Чаллы көрәшчесе

Батырга комфорт комплектлы “Лада Гранта” автомобиле һәм олы тәкә бүләк итеп тапшырылды.

Кичә, 27 июнь көнне, Кемерово шәһәрендә Кузбассның 300 еллыгына багышланган Халыкара шахтер Сабан туе оештырылды. Бәйрәмнең абсолют батыры исемен – Яр Чаллы спортчысы Рәнис Гыйләҗетдинов алды.  
Рәнискә 25 яшь, ул – КФУның Яр Чаллы институты аспиранты. Милли көрәш белән 10 ел шөгыльләнә. Әлеге җиңү аның спорт карьерасында 6нчы олы җиңү булып тора. Батырга ТР президенты исеменнән комфорт комплектлы “Лада Гранта” автомобиле һәм олы тәкә бүләк итеп тапшырылды. 
Сабантуйга Казахстан, Киргизия, Донбасс, шулай ук Кемерово, Томс, Иркутск, Сахалин, Оренбург өлкәләреннән, Красноярск, Пермь, Камчатка крайларыннан, Алтай, Коми, Башкортстан Республикаларыннан 200дән артык шахтер килгән иде. Бәйрәмдә Татарстанның вице-премьеры, Бөтендөнья  татарлар конгрессы милли советы рәисе Васыл Шәйхразиев та катнашты. Аны, үз чиратында, “Кузбассның 300 еллыгы” медале белән бүләкләделәр.  

Фото: https://chelny-izvest.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев