Шəhри Чаллы

Кесә форматында "Киллер" - "Казан утлары"нда

"Киллер"китабын редакцияләрдә сатып алып булачак

«Казан утлары» журналы язучы Марат Кәбировның «Киллер» китабын бастырып чыгара. Китапны сату быел февраль аенда башланачак.

Журналның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, повестьнең кызыклы сюжетына басым ясап, «Бик укылышлы китап булачак», — дип фаразлый. Повестьтән тыш, китапка Марат Кәбировның тагын бер әсәре керәчәк, аны Галиуллин «сюрприз булачак», дип аңлатты.

«Киллер» китабын Татарстан районнарында чыга торган газеталар редакцияләрендә һәм республикадагы китап кибетләрендә сатып алып булачак.

Китап «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте ярдәме белән «Идел пресс» нәшриятында басылып чыгачак. Форматы — кесә китабы. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: Китап
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: