Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Кешеләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түли, димәк идарә итү компанияләре дә ишегалларын вакытында кардан чистартырга тиеш"

Шәһәр урамнарын 100дән артык техника, 90 хезмәткәр кардан чистарта. Төп проспекталар даими чистартылып тора, ә менә ишегалларындагы юллар канәгатьләнерлек түгел. Халыктан кергән шикаятьләрнең күплеге моның дәлиле. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев тиешле хезмәтләргә, идарә итү компанияләренә төп проспектларны гына түгел, ишегалларындагы кварталара юлларны да бер тәүлек эчендә кардан чистартырга кушты.

«Йортта яшәүчеләр машиналарын ишегалдыннан алсын өчен, бер көн элек игълан элеп куярга кирәк. Тыңламыйлар икән, канун нигезендә җаваплылыкка тартыгыз. Без шәхси эшмәкәрлекне хөрмәт итәбез, алар да халыкның хокукларын бозмасыннар. Кешеләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түли, димәк идарә итү компанияләре дә ишегалларын вакытында кардан чистартырга тиеш, аларның моннан башка функциясе юк», – дип мэр атна дәвамында шәһәрнең барлык юлларын тәртипкә китерергә кушты. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы