Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хатынын һәм аның сеңлесен үтергән Чаллы кешесенә үлгәннән соң җинаять эше кузгатылды

Алдарак Чаллы кешесенең туйдан соң өч көн үткәч, үзенең хатынын һәм аның туганын бугазлавы турында язган идек.

Мәләкәс авылында үзенең 20 яшьлек хатынын һәм аның 18 яшьлек сеңлесен буып үтергәннән соң, Чаллы егетенә карата «Ике һәм аннан күбрәк кешене үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.
Хәзерге вакытта тикшерүчеләр әлеге хәлнең барлык шартларын билгели. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү Идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Алдарак Чаллы кешесенең туйдан соң өч көн үткәч, үзенең хатынын һәм аның туганын бугазлавы турында язган идек. Шушы сылтамага басып укый аласыз.

Мондый ерткычларча гамәленнән соң, егет әтисенең мылтыгын алып, республиканың Алабуга районындагы тукталышта автомобиль эчендә үз-үзенә ата. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига