Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хатынының кулын чабып өзә язган 18+

Мәскәү өлкәсендә мондый хәл булган иде инде. Коточкыч үрнәккә иярүчеләр дә табылган.

Таулы Алтайда яшәүче ир хатыны белән аерылышырга теләми. Көнчел кеше үзенең элекке хатынына өенә кайтырга куша, әмма тегесе баш тарта, шуннан соң ир кулына балта ала һәм бу проблеманы көч ярдәмендә җайга салырга була.

Бу көнне иртән ирнең элекке хатыны сабыен балалар бакчасына илтә. Әйләнеп кайткач, күптән түгел аерылышкан элекке ирен күрә. Ир хатыннан аның янына кайтуын үтенә, тик тегесе баш тарта. Моңа җавап итеп, шикләнелүче берничә тапкыр хатынга йодрык белән суга.

"Анысы җиргә егылгач, үзе янында булган балтаны алып, хатынның кулларына кимендә җиде тапкыр чапкан", - дип билгеләп үтәләр тикшерү идарәсендә.

Ир хатынга ким дигәндә 7 тапкыр суга, нигездә, уң кулына, аны өзеп чыгара яза. Аннары күршесенә зыян күрүчегә ярдәм сорап йөгерә һәм бу урыннан кача.

Хокук сакчылары аны тоткарлаган. Билгеле булганча, ир элек хөкем ителгән булган инде. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: РЕН ТВ сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: полция