Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хезмәт хакы арта

1 октябрьдән бюджет оешмалары хезмәткәрләренә хезмәт хакын индексацияләү башлана.

Хезмәт хакы социаль өлкә һәм Гидрометеорология хезмәтләрендә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының коткару, Роспотребнадзор гигиенасы,  метрология һәм сынаулар, инвалидлар өчен тернәкләндерү үзәкләрендә һәм башка категорияләрдә эшләүчеләргә арттырылачак, дип хәбәр итә MK.RU сайты. 
Хезмәт хакларының уртача үсеше 4 процентка якын тәшкил итәчәк, әмма бу күрсәткеч югарырак булырга мөмкин, чөнки регионнар үзләре өстәмә хакның үсешен билгели ала.
Медицина хезмәткәрләре, укытучылар һәм башка бюджет оешмаларында эшләүчеләрнең хезмәт хаклары 1 январьдән индексацияләнәчәк. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: илдә көндә