Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәсән Туфан проспекты буенча автомобиль хәрәкәте чикләнә

Автокала юлларында вакытлыча автомобиль хәрәкәтен чикләүләр 10 һәм 11 август көннәрендә көтелә.

 Моның сәбәбе Чаллыда узачак Төзүчеләр көне һәм Кама ярыммарафоны белән бәйле. 10 августта 15:00 тән 22:10 сәгатькә кадәр Хәсән Туфан проспекты буенча ике юнәлешкә дә Чулман проспекты автомобиль юлы участогыннан Раскольников урамына кадәр һәм  Раскольников урамыннан Рәис Беляев проспекты киселешенә кадәр транспорт хәрәкәте чикләнә. Бу территориядә Төзүчеләр көне уңаеннан бәйрәм чаралары үтәчәк.
Икенче көнне, 11 августта, Кама ярыммарафоны оештырыла. Марафон вакытында 9:00 дан 13:00 сәгатькә кадәр кайбер юнәлешләргә автомобиль хәрәкәте чикләнә.
1)Хәсән Туфан проспекты буйлап Сөембикә проспекты автомобиль юлыннан Җиңүгә 40 ел урамына таба ике якка да; 2)Сөембикә проспекты буенча Халыклар дуслыгы проспектыннан Вахитов проспектына таба Боз сарае юнәлешендәге автомобиль юлы; 3)Җиңүгә 40 ел урамы буенча Хәсән Туфан проспекты участогыннан Рәис Беляев проспектына таба.

 

http://nabchelny.ru/news/32834

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев