Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Хуш авылым» спектакленең икенче өлеше Камал театрындаәкъдим ителә

Спектакль 12, 13 һәм 14 февральгә планлаштырылган.

12, 13 һәм 14 февральдә Камал театрының Кече залында «Хуш, авылым. Хыял» спектакленең премьерасы була, дип яза театрның матбугат хезмәте.

Спектакльнең авторы һәм режиссёры — Айдар Җаббаров. Рольләрдә: Татарстанның атказанган артистлары Эмиль Талипов, Ләйсән Фәйзуллина, шулай ук, яшь артистлар Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Эльвир Сәлимов, Алинә Мөдәрисова, Алмаз Борһанов һәм Гүзәл Гюльвердиева.

«Хуш авылым. Хыял» дип аталган икенче өлештә спектакль авторлары тарафыннан җыелган документаль мәгълүматларга нигезләнгән эчтәлек һәм беренче кисәктәге заман татар авыллары, аның кешеләре, үткәне, киләчәге, якты киләчәк хакындагы хыялларга бәйле истәлекләр хакындагы сөйләшүләрнең дәвамы урын алачак, дип хәбәр ителәр театрның матбугат хезмәтендә. 

Чыганак:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев