Яңалыклар тасмасы

Хуш, полиэтилен пакет...

3 августта Чили Президенты Себастьян Пиньера илдә полиэтилен пакет һәм упаковканы тыю турында закон кабул ителүе турында белдерде.

Законга ярашлы, Чилиның эре бизнесы 6 ай эчендә полиэтилен упаковкадан баш тартырга тиеш. Ә вак җитештерүчеләргә моның өчен 2 ел бирелә.
-- Мин шатлыклы яңалык белән бүлешәсем килә. Без бу законны кабул иттек. Чилины тазарту юнәлешендә без зур башкардык, -- диде дәүләт башлыгы Сантьяго-де-Чилида үткән тантанада.
Себастьян Пиньера чыгыш ясаган чарада катнашучыларга чүпрәк сумкалар тарканнар

 

https://kiziltan.ru/obchestvo/13107-hush-polietilen-paket.html

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев