Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәйрия акциясе кысаларында балаларга бәйрәм бүләк иттеләр

«Домкор Индустрия» компаниясе хезмәткәрләре «Асылташ» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балаларга һәм Яр Чаллы шәһәренең Балалар йорты сабыйларына хәйрия акциясе оештырдылар. Әлеге чара шәһәр Советы депутаты Рөстәм Гайнуллов башлангычы белән үтте.   

Балалар йортына яшелчә, җиләк-җимешләр, тәм-томнар, гигиена кирәк-яраклары тапшырдылар. Моннан тыш сабыйларга бәйрәмнәрдә чыгыш ясарга кечкенә бака костюмнары да бүләк иттеләр. Соңыннан барлык балалар Җиңү паркындагы карусельләрдә күңел ачтылар. 
Әлеге акция кысаларында «Асылташ» үзәгендә тәрбияләнүчеләр Чаллы дельфинариендә булды. Балаларга тәм-томнар, канцтоварлар бүләк иттеләр. 

 

Фото: nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар