Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәзерге вакытта Казанда “Ел хәйриячесе” бәйгесенең нәтиҗәләр чыгару тантанасы үтә. Анда кечкенә тукайлылар да катнаша

Бүген башкалабыз Казанда Республикакүләм “Ел хәйриячесе” дип аталган бәйгенең нәтиҗәләр чыгару тантанасы булып үтә. Әлеге олы чара Балаларны яклау көненә багышлап үткәрелә.

Монда күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче кечкенә шәһәрдәшләребез дә катнаша. Моннан тыш Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Чүпрәле, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Норлат, Сарман, Тукай, Чирмешән һәм Ютазы районнарыннан килгән вәкилләр дә бар.

– Иң беренче чиратта без бөтенебез дә Казанның “Корстон” күңел ачу комплексына җыелдык. Бөтен районнардан килгән делегация белән таныштык. Соңыннан исә “Казан циркы” бинасына бардык һәм анда бөтен балалар да грандиоз тамаша – олы циркны күзәтә алды, – дип сөйләде редакциябез хәбәрчесенә Тукай районының “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Энҗе Галимуллина.

Әйтергә кирәк, бу тамашада күршеләребез – Тукай районыннан ике күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче биш бала катнашкан.

Хәзерге вакытта бәйрәмнең цирк өлеше инде тәмам. Төрле районнардан килгән балалар кире “Корстон” үзәгенә кайтып, бәйрәмчә әзерләнгән табын артында утыра алалар.

Цирк үзе, “Корстон” үзәге бик ошады. Балаларымны мондый олы чарага алып килә алуыма бик шатмын. Хәзерге вакытта бәйрәм табыны артында утырабыз. Аннары исә комфортлы автобусларга утырып, үзебезнең авылга кайтабыз. Бөтен нәрсә дә бик дәрәҗәле оештырылган. Балаларым Наилә, Адилә һәм Илназның да бик күңелләре булды, – дип сөйләде урыннан безгә Тукай районы Теләнче Тамак авылыннан Алсу Гөбәева.

Фотолар Энҗе Галимуллинадан алынды.

Тамашадан видеоларны безнең Инстаграм биттән карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев