Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Киемнәре агачта эленеп кала. Чаллы юлында каты авария - фотолар

Анда 24 яшьлек Чаллы егетенең гомере өзелде.

Бүген төнге сәгать 12дә Яр Чаллы – Белоус юлында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды. Анда 24 яшьлек Чаллы егетенең гомере өзелде. Ул «Лада Гранта» автомобилендә Белоус поселогына юл тоткан була. Тизлеге зур булу нәтиҗәсендә идарә итүне югалтып, автомобиль юл кырыена чыгып каплана. Агачка бәрелеп, машина йөртүче салоннан чыгып оча. Бәрелү шулкадәр көчле була, киемнәре салынып ботакларга эленеп кала. Егет урында ук җан бирә. Тукай районының баш инспекторы Шамил Ганиев белдерүенчә, ул руль артында куркынычсызлык каешын эләктермәгән була.

Пассажиры, 23 яшьлек кыз да, каты имгәнүләр ала: башы җәрәхәтләнә, аяклары, умыртка сөяге сына. Аны Чаллы хастаханәсенә озаталар. Ул да куркынычсызлык каешын эләктермәгән.

фото Тукай районы ЮХИДИ бүлегеннән

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл-транспортһәлакәте